news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама тегү фабрикасында медицина битлекләре әзерли башладылар

Биредә көненә 2,5 мең данә битлек тегеләр.

Түбән Кама тегү фабрикасында медицина битлекләре әзерли башладылар
http://tat.e-nkama.ru/news/746/86383/

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама тегү фабрикасы медицина битлекләре тегүгә кереште. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Биредә көненә 2,5 мең данә битлек тегеләр. Аларның күпчелек өлеше коронавирус таралуны булдырмауда алгы сафта торучы кешеләргә — Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, волонтерларга тапшырыла.

Элек махсус кием һәм мәктәп формасы тегү белән шөгыльләнгән фабрика битлекләр тегү эшен тагын да тизләтергә уйлый.

Хәзерге көндә битлек тегүгә 14 хезмәткәр җәлеп ителгән, алар иртәдән кичкә кадәр эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100