news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә утызлап объект дезинфекцияләнгән

Бүген төнлә шәһәрдә сиксән объектны, җитмеш тукталышны эшкәртү планлаштырылган.

(Әлмәт, 3 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә утызлап объект дезинфекцияләнгән. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов бүген Инстаграмда туры эфирда сөйләде.

Шулай ук ул шәһәр территориясен дезинфекцияләүче хезмәтләрнең эше турында да сүз барды. Узган төндә утызга якын объект эшкәртелгән. Бу 13000 квадрат метр чамасы.

Бүгеннән хезмәтләр тәүлек буе эшли торган эш режимына күчә һәм бүген төнлә шәһәрдә сиксән объектны, җитмеш тукталышны эшкәртү планлаштырылган. Моннан тыш, кичә 3705 подъездның 1845е эшкәртелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100