news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск эчке эшләр бүлеге үзенең ветераннарына ярдәм күрсәтә

Алар алдан шалтыратып, нинди ярдәм кирәген сорадылар.

(Лениногорск, 3 апрель, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск хокук сакчылары катлаулы эпидемиологик чорда олы яшьтәге, ялгыз ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтә. Бу турыда Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Альберт Осипов белән ветераннар советы әгъзасы Надежда Долматова берничә ветеран янында булды. Алар алдан шалтыратып, нинди ярдәм кирәген сорадылар. Кемгәдер дару, кемгәдер продуктлар кирәк иде. Ветераннар әйткән йомышлар үтәлде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100