Казан метросында пассажирлар саны 11 тапкыр кимегән

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын керткәннән соң, шәһәрнең җәмәгать транспортында пассажирлар агымы кимегән.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляция режимы кертелгәннән соң, меңләгән кеше Казанның җәмәгать транспортында йөрүдән баш тарткан. Җир өсте транспортында пассажирлар агымы уртача 7 тапкыр кимегән — 808 меңнән 100 мең кешегә кадәр, ә җир асты транспортыннан хәзер тагын да сирәгрәк файдаланалар. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

«Метрода пассажирлар агымы 11 тапкыр, ә җир өсте транспортында 7 тапкыр кимегән», диелгән хәбәрдә.

Республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы игълан ителгәч, дүшәмбе, 30 мартта казанлылар җәмәгать транспортында йөрүдән баш тарта башлады. Шул вакыттан бирле көн саен пассажирлар саны 20 процентка кимегән. Соңгы мәгълүматлар буенча, юлларда хәрәкәт 55 процентка кимегән.

Россиядә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен 30 апрельгә кадәр эш көне булмаган көннәр дип игълан ителде. Татарстанда профилактика өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Республика халкы якындагы кибеткә яки даруханәгә чыга ала, ә калган максатлар өчен махсус пропуск алырга кирәк. Шәхси автомобильдә махсус рөхсәттән башка йөрергә ярамый.