news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта волонтерлар ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә азык-төлек китерә

Ялгыз яшәүче өлкәннәр 2- 10- 93 номеры буенча «кайнар линиягә» шалтыратып, ярдәм сорый ала.

Кайбычта волонтерлар ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә азык-төлек китерә
http://kaibicy.ru/

(Кайбыч, 3 апрель, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районда волонтерлар хезмәте булдырылды. Бу карар өлкән яшьтәгеләрнең авыруларга тиз бирешүен исәпкә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителде, Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ялгыз яшәүче өлкәннәр азык-төлек, дарулар кирәк булганда, 2- 10- 93 номеры буенча «кайнар линиягә» шалтыратып, ярдәм сорый ала.

«Кайнар линия»гә Олы Кайбыч авылында ялгызы гына яшәүче Ләлә Гарәфиева шалтыратты. Аның үтенече белән волонтер, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина, кибеттән азык-төлек кирәкле товарлар алып, Ләлә апаның өенә илтте.

"Киләчәктә дә безнең хезмәткә шалтыратып, үтенечегезне җиткерә аласыз. Урамга чыгып йөрмәгез", — диде аңа Зөһрә Лотфуллина.

Ләлә апа өлкәннәр турында шулай кайгыртулары өчен тирән рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100