news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илья Начвин Татарстан элемтә министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде

Моңа кадәр министрның беренче урынбасары вазифасын биләгән Булат Исмәгыйлев Цифрлы трансформация үзәгендә эшләячәк.

Илья Начвин Татарстан элемтә министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде
digital.tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Илья Начвин 1 апрельдә Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илья Начвин яңа вазифада, «мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хакимият органнарына кертү, электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үстерү, цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашырудан (һ.б.) тыш», мәгълүмати технологияләр өлкәсендә идарә итү мәсьәләләренә дә кураторлык итәчәк, дип искәрттеләр министрлыкта.

Моңа кадәр Илья Начвин ТР Дәүләт торак инспекциясендә төрле вазифалар биләгән, 2020 елның 15 гыйнварыннан Дәүләт торак инспекциясе Эшчәнлеген тәэмин итү идарәсен җитәкләгән.

Начвин республика торак фондын мониторинглау порталын булдыру һәм үстерүдә катнашкан, торак-коммуналь өлкәдә катнашучылар эшчәнлеген автоматлаштыруга кураторлык иткән. Шулай ук аның җитәкчелегендә «Мобиль инспектор» проекты гамәлгә ашырыла башлаган.

2019 елның ноябреннән Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары вазифасын биләгән Булат Исмәгыйлев үз эшчәнлеген Цифрлы трансформация үзәгендә дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100