news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Менделевич россиялеләрне карантин вакытында алкоголь кулланмаска чакырды

Спиртлы эчемлекләр куллану кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясау белән бергә, гаиләдә низаг килеп чыгуның сәбәпчесе дә булырга мөмкин.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, врач-психиатр Борис Менделевич россиялеләрне үз-үзеңне изоляцияләү вакытында алкоголь кулланмаска чакырды. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ул әлеге вазгыятькә үз карашын белдерде.

«Бу сәламәтлеккә тискәре йогынты ясау белән бергә, көнкүреш ягыннан караганда да яхшы әйбер түгел. Гаилә әгъзалары белән бергә карантинда утырган кешенең исерек хәлдә булуы низаглар һәм бәхәсләр килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин», - дип ачыклык кертте медицина фәннәре докторы.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын нормаль кичерү өчен исерткеч эчемлекләрдән тулысынча баш тартырга һәм туклану режимын сакларга кирәк, дип искәртте Менделевич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100