news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Татарстанның төзелеш өлкәсе барлыкка килгән вазгыятьтән лаеклы чыгарга тиеш

Татарстанның төзелеш комплексы бизнеста ныклы статуска ия.

Белгеч: Татарстанның төзелеш өлкәсе барлыкка килгән вазгыятьтән лаеклы чыгарга тиеш
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның төзелеш өлкәсе Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле кризистан лаеклы чыгарга тиеш. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «коронавирус чорында күчемсез милек базары перспективалары» дигән кризиска каршы интенсивта сөйләде.

«Төзелеш тармагы бу хәлдән лаеклы чыгарга тиеш. Ныгып. Әйе, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә көчсезләнеп. Әмма ул мондый шартларда ничек тотрыклы калу буенча тәҗрибә туплый», — дип саный спикер.

Министр урынбасары республиканың төзелеш комплексының ныклы статуска ия булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул төзелешләрнең туктарга тиеш түгеллегенә игътибар итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100