420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Баулы, 3 апрель, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, даруханәләрдә медицина битлекләре дефицитка әйләнде. Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Юлия Исхакова медицина битлеген ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Юлия Исхакова сүзләренчә, чараның максаты социаль хезмәтләр алучыларны битлекнең төрләре белән таныштыру булган.
Мастер-класста катнашучыларга битлекне пөхтә итеп тегү бурычы куелган. Остаханәдә катнашучылар үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калган.