Дөньяда 50 кешенең берсе аутизм белән авырый - "Зәкят" хәйрия фонды психологы

"Фаразлар буенча, тиздән һәр икенче кеше аутизм белән авырырга мөмкин", - ди белгеч.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта җәмгыятьнең аутизациясе тенденциясе күзәтелә. 2017 ел азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, дөнья күләмендә 50 кешенең берсе аутизм белән авырый. "Мин тапкан фаразлар буенча, бездә тиздән һәр икенче кеше аутизмга дучар булырга мөмкин", - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Зәкят” хәйрия фонды каршындагы инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк психологы Татьяна Рябцева.

"Авыруның нык үсеше күзәтелә. Бөтен дөньяда бу шулай. 1995 елда 5 мең кешенең берсе авырса, хәзер, 2017 ел азагына, 50 кешенең берсе аутизм белән чирли. Күз алдыгызга китерәсезме: күпмегә арткан?! Бәлки, бу элек күпләрнең бу авырту турында белмәве, моны кешенең сәерлегенә генә кайтарып калдыру булгандыр. Хәзер исә диагностика да яхшырды, кешеләр дә күбрәк хәбәрдар, бу проблемага игътибар да артты. Ә икенче яктан караганда, цифрлы технологияләрне кулланып, без гаджетлар, социаль челтәрләр аша аралашуны кулайрак күргән кешеләрне беләбез. Без бит мәгълүмат гасырында яшибез, баш мие төрле яктан килгән мәгълүматны эшкәртеп өлгерсен өчен, кешедә саклану функциясе кушыла. Кешенең фикерләве үзгәрә, ягъни, ул мәгълүматны өстән-өстән генә җыя, ә тирәннән аңлауга вакыты да юк. Шулай өстән-өстән генә өйрәнү читләшү, кешеләрдән ябылу, контактлардан ерагаюга китерә. Бу мәгълүматларны безгә Мәскәүдән килеп аутизм буенча семинар үткәргән белгеч сөйләгән иде", - дип белдерде психолог.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, бездә аутизмлы кешеләрнең 90 проценты җәмгыятьтә үзен уңай хис итми, үз урынын тапмый. Америкада, мәсәлән, киресенчә. "Дөрес, анда бу проблемага күпкә иртәрәк игътибар итә башлаганнар, технологияләр дә алга киткән. Әгәр без җәмгыятьтә системалы үзгәрешләргә игътибар итмәсәк, бу авыру алга таба артачак. Интернетта күзәтеп барам бу темага мәгълүматларны, беркөнне бик борчылдым әле - мин тапкан фаразлар буенча, бездә тиздән һәр икенче кеше аутизмга дучар булырга мөмкин", - дип, ул аутизм белән малайларның күбрәк авырганын әйтте.