Әлки районының тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак

Инде документация эшләре төгәлләнеп килә

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Быел Әлки районының  тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре сузылачак.

Республиканың “250” дип исемләнгән программасы нигезендә 250 һәм аннан артыграк кеше яшәгән торак пунктларга сыйфатлы Интернеты, кабельле телевидениесе булган элемтә үткәргечләре салыначак. Бу бәхетле авыллар исемлегенә Апак, Югары һәм Түбән Әлморза, Иске Салман, Иске Тахталы, Татар Борнае, Карга, Иске Матак, Түбән Колчурино кергән. Хәзерге вакытта бу авылларда җепселле үткәргечләр салуның документация эшләре төгәлләнеп килә. Тиздән элемтәчеләр үткәргечләрне салуга да керешәчәкләр, дип хәбәр итә Әлки җирле басмасы.