Кулланучылар хокукларын яклау буенча ветераннар өчен консультацияләр үткәрелә

Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе белгечләре аларның яшәү урыннарына барачак

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен (бу статусны дәлилләүче документлары булган очракта) кулланучылар хокукларын яклау буенча, яшәү урынына барып, консультация үткәрә һәм практик ярдәм күрсәтә.

Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идарә очрашу вакытын, урынын билгеләү һәм сораулар буенча 8 (843) 238-35-09 телефоны яки rpn.zpp@tatar.ru адресы буенча ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итүне сорый.