news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда ковидка каршы вакцина ясау турында: Бу эш киләчәктә кирәк булачак

Татарстан Президенты әйтүенчә, Россия фәнни потенциалын тиз арада кулланып, дөньяда беренчеләрдән булып «Спутник V» вакцинасын ясый алды.

Миңнеханов Казанда ковидка каршы вакцина ясау турында: Бу эш киләчәктә кирәк булачак

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Коронавируска каршы вакцина әзерләү белән шөгыльләнүче КФУ галимнәренең эшенә киләчәктә ихтыяҗ булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март уңаеннан матбугат вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Казанда фармокология үзәге булдырачакбыз, безнең тикшеренүләр өчен мөмкинлекләр бар. Ничек кенә булса да, бу эш киләчәктә кирәк булачак, чөнки бу вирус башка төрле формада булырга мөмкин. Әгәр безнең университетның шундый компетенциясе барлыкка киләчәк икән, бу белгечләр башка проблемаларны да хәл итә алачак. Безнең университет башкарган эшне хуплыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, нинди дә булса фәнни эш булмаса, вакцинаны ясау мөмкин түгел. Хәтта дөнья күләмендәге алдынгы фармокологлар күптән түгел ясаган вакцина да 100 процент нәтиҗә бирми.

«Безнең илдә тиз арада гамәлгә ашырылган фәнни эшләр бар. Моның буенча Россия алдынгы булды һәм „Спутник V“ вакцинасын һәм башкаларны ясый алды. Бу базаны булдырган берничә буынның хезмәте», — диде Татарстан Президенты.

Вакцина эшләү Казан лабораториясендә бара. Бу эшне КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, профессор Альберт Ризванов җитәкли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100