Май аенда «Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ачыла

Самолетлар пассажирларны атнага биш тапкыр йөртәчәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 29 майда Түбән Камадан Сочига авиарейслар ачыла. Очышлар көзге-кышкы сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Бигеш» аэропортының матбугат хезмәте.

«Хәзер Кара диңгез башкаласына турыдан-туры очышлар атнага биш рейс белән башкарылачак. Билетлар инде сатуда», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Пассажирларны 189 кешегә исәпләнгән Boeing 737-800 лайнерында йөртәчәкләр.