Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай шәһәре урамнары буйлап йөгереп йөргән боланны тотканнар
Болан баласының яраларын эшкәртәләр, аңа су эчерәләр һәм урманга җибәрәләр.
(Чистай, 3 март, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре»). Чистай урамнары буйлап зур тизлектә болан баласы йөгереп йөргән кадрларны күрмәгән кеше калмагандыр. Аны шәһәрнең әле бер микрорайонында, әле икенчесендә күргәннәр. Битараф булмаган шәһәрлеләр коткару хезмәтенә шалтыраткан.
Адашкан хайванны коткару өчен Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре ауга чыкты. Алты сәгатьтән соң, ниһаять, боланны тоттылар. Хайванның сәгатенә 60 километрга кадәр тизлектә йөгерә алуын (бу селәүсен яки бүрегә караганда да тизрәк) белгәч, ау белгечләренең аны ничек тота алулары белән кызыксындык.
«Безнең хезмәткәрләребез тәҗрибәле аучылар. Урамнарның берсендә без аны ятьмә ярдәмендә тота алдык. Шул ук вакытта без хайванга зыян килмәсен дип тырыштык», — дип аңлата Чистай районының баш аучысы Вячеслав Жарехин.
Биоресурслар комитеты хезмәткәрләре аңлатуынча, бу Себер боланы баласы. Мөгаен, ул көтүдән артта калып, Чистай Выселкасы урманыннан шәһәргә кергәндер. Хәлсезләнгән хайванны Дәүләт комитеты базасында сыендыралар. Аны ветеринария табибы карый. Болан баласының яраларын эшкәртәләр, аңа су эчерәләр.
Вячеслав Владимирович сүзләренчә, хайванны сукбай этләр тешләп бетергән, шуңа күрә аңа кирәкле барлык прививкаларны ясаганнар. Тулаем алганда, хайван сәламәт була. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый.
Себер боланы баласы белгечләр күзәтүендә төн үткәрә. Аннары хайванны Биоресурслар комитеты базасыннан урманга күчерәләр. Ә боланнар яши торган урыннарны белгечләр кардагы эзләрдән ачыклаган. Болан баласы урманга кереп югала, табигать кануннары буенча анда ул үз көтүен табарга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз