news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакуда Татарстан китап нәшрияты презентациясе узачак

Катнашучыларга нәшриятта басыла торган матур әдәбият, сәнгать, фәнни өлкәдәге һәм балалар өчен булган китаплар турында сөйләячәкләр.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бакуда Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасында Татарстан китап нәшриятының әсәрләрен тәкъдим итәләр, шулай ук «Татар әдәбияты үзәге» сайты турында сөйләячәкләр. Чарада нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин катнашачак.

«Татарстан китап нәшриятының бер гасырлык тарихы бар, 2019 елда аңа 100 ел тулды. Бүгенге көндә ул яшьләр өчен дә, олылар өчен дә төрле юнәлештәге китапларның киң ассортиментын тәкъдим итә», — дип хәбәр ителә Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәгенең Инстаграм битендә.

Чарада катнашучыларга олылар һәм балалар өчен матур әдәбият, нәшриятта басыла торган тарихи һәм фәнни эшләр турында сөйләячәкләр, уку әсбаплары, сүзлекләр һәм белешмәлекләр тәкъдим итәчәкләр.

Анда Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Тулы вәкаләтле Вәкиллеге вәкиле Эльмира Юсифли, «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Гөлҗан Мясоутова, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Әбес Миняшев, Азәрбайҗан Язучылар берлеге әгъзасы Александр Хәкимов һәм башка кунаклар катнашачак.

Тәкъдим итү 4 март көнне 15.00 сәгатьтә була. Аны Zoom платформасында да күреп булачак (конференция идентификаторы: 380 298 0606; керү коды: 1). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100