Күп кенә дәүләтләр коронавирус таралган илләрдән килүчеләр өчен чикләүләр кертә

Әйтик, Вьетнамда соңгы 14 көн дәвамында Кытайда булган кешеләрне илгә кертмиләр, ә Көньяк Корея, Италия һәм Ираннан килүчеләрне карантинга озаталар.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Күп кенә илләр күптән түгел Covid-19 коронавирусы таралган дәүләтләрдә булып кайткан кешеләрне үз территорияләренә кертүне тыя яки карантинга урнаштыра башлады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Туроператорлар ассоциациясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, Вьетнамда соңгы 14 көн дәвамында Кытайда булган кешеләрне илгә кертмиләр, ә Көньяк Корея, Италия һәм Ираннан килүчеләрне карантинга озаталар.

Кытай, Иран, Италия һәм Көньяк Кореянең кайбер провинцияләрендә булган кешеләр өчен – Гонконгка, ә Кытай, Гонконг, Иран, Гыйрак, Италия, Япония, Көньяк Корея, Малайзия, Сингапур һәм Таиландка сәфәр кылган кешеләр өчен Бәһрәйнгә керү чикләнгән.

Мисырда исә күптән түгел генә Бәһрәйн, Кытай, Иран, Гыйрак, Италия, Япония, Көньяк Корея, Кувейт, Малайзия, Сингапур һәм Таиландта булып кайткан чит ил кешеләрен әлегә үз территориясенә керергә рөхсәт итәләр.

Шул ук вакытта, туристлар алда торган сәфәрләренең маршрутын үз эченә алган махсус анкета тутырырга тиеш. «Мисырның Генераль карантин администрациясе тарафыннан алдагы 14 көн дәвамында аларның сәламәтлеге тикшереләчәк», - дип искәрттеләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.

Һиндстан Хөкүмәтенең исә туристларга карата мөнәсәбәте күпкә яхшырак. Биредә 15 гыйнвардан соң Кытайда булып кайткан кешеләргә генә илгә керү тыелган.