Diamond Princess лайнерыннан Казанга китерелгән россиялеләргә бүләкләр тапшырганнар

Бүләк җыелмаларына оекбашлар, стикерпаклар, стресска каршы уенчыклар, планер-көндәлекләр, открыткалар кергән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Visit Tatarstan туристлык бренды вәкилләре Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән россиялеләргә бүләкләр тапшырган. Бу хакта Visit Tatarstan туристлык брендының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Visit Tatarstan, пациентларның тизрәк сәламәтләнүен теләп, Татарстанның кунакчыллыгын искәрткән милли стильдәге бүләк җыелмалары әзерләгән.

Бүләкләрне «Татарстан Республикаксы туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Дилбәр Садыйкова тапшырды. Бүләк җыелмаларына оекбашлар, стикерпаклар, стресска каршы уенчыклар, планер-көндәлекләр, открыткалар кергән.

Бүгенге көндә Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә махсус бокста 8 кеше карантин уза. Аларның өчесенә җиңел формадагы коронавирус диагнозы куелган.

«Татар-информ» агентлыгы пациентларның хәле тотрыклы булуы хакында хәбәр иткән иде инде.