Татарстанда болытлы һава торышы көтелә

Иртәгә кар явачак, урыны белән буран булуы мөмкин.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 март көнне, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез аязып китәргә дә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Бераз кар явачак, урыны белән буран булуы мөмкин. Юлларда - бозлавык.Кичен һәм төнлә термометр баганасы - 14кә, ә көнчыгыш районнарда – 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы -2дән алып -7 градуска кадәр тәшкил итәчәк.