Германиядә күчмә халыкларның иң борынгы чалбар күчермәсен булдырганнар

Чалбарның оригиналы өч мең ел элек тегелгән булган.

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Германиядә күчмә халыкларның иң борынгы чалбар күчермәсен булдырганнар. Бу хакта "Казинформ" агентлыгы хәбәр итә.

"Чалбарның оригиналы ир-ат каберендә табылган. Без моны хәрби җайдак дип уйлыйбыз. Нәкъ менә Үзәк Азия күчмә халкы атларда йөрер өчен, махсус шундый чалбар кигән булган. Иң борынгы булуы тукымадагы йон кисәгеннән ачыкланды», - ди Немец археология институтының Евразия бүлеге фәнни директоры Майки Вагнер.

Чалбарның 3000 ел элек тегелгәнлеге дә ачыкланган. Әлеге экспонат турында Майки Вагнер китап язган. Китапны дүрт ай элек Франкфурт китап ярминкәсендә тәкъдим иткән.

"Китапта кем, кайда һәм ни өчен шундый чалбар уйлап табуы турында сөйләргә тырыштык. Бу табылдык турында археологлар даирәсендә генә түгел, бөтен дөньяда да яхшы белергә тиешләр. Табылдыкны анализлап, бу чалбарның өч мең ел элек тегелгәнен ачыкладык", - ди Майки Вагнер

Хәзер немец тикшеренүчеләре күчмә халык чалбарын, оригиналы нигезендә, яңадан булдырган. Чалбар табигый йоннан матур орнамент белән эшләнгән.