Базарлы Матакта бульвар төзеләчәк

Фикерләшүдә катнашкан яшьләр бульварда күңел ачу чаралары, спорт инвентаре, батутлар, хәтта гамаклар һәм, иң мөһиме, – вай-фай интернет булуын тели.

(Әлки, 3 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Базарлы Матакның үзәге, төрле тантаналар үткәрелү урыны – Ленин урамын бу җәйдә зур үзгәрешләр көтә. Планда – ял итү, аралашу өчен уңайлы бульвар төзү, аны төрле функцияләр белән тулыландыру. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалар иҗаты йортында үткән фикер алышуда яңа бульвар турында сүз барды.

Моны булачак бульвар проекты авторлары – S4S Architects компаниясе архитекторлары да үзләре күзаллаганча истә тотканнар. Проектны җыелган халыкка Рәшит Гильфанов тәкъдим итте. Проект буенча бульвар һәм Хәтер мемориалы бердәм композиция итеп төзеләчәк.

Ленин урамында ял итү, аралашу, кече сәүдә объектлары урнаштыру карала. Архитекторлар монда Базарлы Матакның тарихын, аның элек эре базар үзәге булуын исәпкә алганнар. Урамны яшелләндерү планлаштырылган. 

Фикерләшүдә катнашкан яшьләр бульварда күңел ачу чаралары, спорт инвентаре, батутлар, хәтта гамаклар һәм, иң мөһиме, – вай-фай интернет булуын тели. Ә олы як мемориалның эчтәлеген баету ягында, Чөнки бүгенге һәйкәлдәге плитәләрдә һәлак булган авылдашлар исемлеге бик кыска, аны тулыландырасы иде.

Советлар Союзы Геройларына куйган композиция дә үзгәртелсен иде, чөнки аларның барельевлары бик тәбәнәк урнаштырылган. Дәрәҗәләренә карата ясыйсы иде аларны, дигән бик тә төпле фикерләр яңгырады.

Проект авторы тәкъдимнәрне исәпкә алу мөмкинлеген карарбыз дип ышандырды. Очрашуны алып барган башкарма комитет рәисе урынбасары Лия Мәрдегалләмова да аның сүзләрен җөпләде.