Авария булу сәбәпле, “Татарстан” поезды Казанга соңарып килде

Мәскәү тимер юлының Черусти-Кривандино станцияләре арасында йөк составының 18 вагоны рельслардан чыккан

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Бүген “Татарстан” поезды, авария булу сәбәпле, Казанга бер сәгатькә соңарып килде. Пассажирлар Казанга сәгать 9.27 урынына  10.27гә генә килеп җитте.

Кичә 17. 49 сәгатьтә Мәскәү тимер юлының Черусти-Кривандино станцияләре арасында йөк составының 18 вагоны рельслардан чыккан, дәп хәбәр итә “Россия тимер юллары” (“РЖД”) ААҖенең рәсми сайты.

Авариянең сәбәбе – вагонның ян рамының сынуы. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә, бер цистерна янып киткән. Зыян күрүчеләр юк.

“Воскресенск”, “Орехово-Зуево”, “Перово” станцияләренең эшчәнлекне торгызу һәм янгынга каршы поездлары, оператив рәвештә, эшкә яраклы хәлгә китерелгән. Авария булган участокта хәрәкәт ябылган. Пассажир поездлары ул урынны урап үткән. Шушы ук юл буенча “Татарстан” поезды да барган булган, урап йөрү нәтиҗәсендә, ул Казанга 1 сәгатькә соңга калып килгән.