«Әмирхан Еники иҗатында психологизм» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклана

«Әмирхан Еники иҗатында психологизм» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклана

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында «Әмирхан Еники иҗатында психологизм» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклана. Профессор, филология фәннәре докторы Фәрит Хатипов җитәкчелегендә якланучы әлеге хезмәтнең авторы – Альбина Кәрамова.

Күренекле халык язучысы Әмирхан Еники ХХ гасыр татар әдәбиятына «характерлар остасы», ягъни үз геройларының һәм, гомумән, халкының эчке халәтен һәм кичерешләрен тирәнтен ачучы психолог буларак кереп калды. Аның тарафыннан үз заманының әхлакый-этик мәсьәләләрен күтәргән һәм нечкә психологизм белән сугарылган «Ялгызлык» (1957), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләр, «Саз чәчәге» (1955), «Рәшә» (1963), «Вөҗдан газабы» (1973) һәм «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1977) кебек повестьлар, шулай ук «Соңгы китап» (1987) автобиографик повесте, «Кояш баер алдыннан» дип исемләнгән истәлекләр һәм публицистик җыентыклар китабы иҗат ителгән.

Татар әдәбиятында психологизм проблемасы күптәннән өйрәнелә. Әлеге юнәлеш буенча төрле чорда иҗат иткән татар язучылары әсәрләре М.Гайнуллин, Й.Нигъмәтуллина, И.Нуруллин, М.Хәсәнов, Ф.Хатыйпов хезмәтләрендә тикшерелә. Ә.Еники иҗатында психологизмга кагылышлы тулы анализны узган гасырның сиксәненче елларында Ф.Хатыйпов бирә. Моннан соң андый системалы анализ булмады диярлек. Шуңа күрә әлеге хезмәтнең дәвамы булып, А.Кәрамованың диссертациясе тора.

Ике зур бүлектән торган бу хезмәттә Ә.Еникинең 1920-40 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә психологизм тикшерелә. Беренче бүлектә, нигездә, «эчке дөнья»ның идея-сәнгатьчә бирелеше карала. Ә икенче бүлек «Соңгы китап« повестендә иҗат психологиясе һәм геройның характерын ачуда психологик аспект» дип атала. Әлеге автобиографик әсәр аша диссертант авторның шәхес буларак җитлегүен, шулай ук аның каләм остасы буларак формалашуын ача һәм моңа тулы дәлилләр дә китерә.