Кырым татарлары Алуштада тагын җиде фатирны басып алды

Кырым татарлары Алуштада тагын җиде фатирны басып алды

(Симферополь, 3 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Алуштада Кырым татарлары басып алган 10 фатирга тагын 7 фатир өстәлде. Кырым татарлары сүзләренә караганда, бу адымга аларны Алушта хакимиятенең депортацияләнгән Кырым татарларының торак мәсьәләләрен чишүгә битарафлыгы этәрде.

Алушта хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары басып алган фатирларны бушатырга дип, катгый рәвештә кисәтү ясаса да, Кырым татарлары аларны бушатырга уйламый. Хәер, алар бәреп кергән фатирларны да нормаль торак җир дип әйтеп булмый, чөнки аларда газ да, электр да, су һәм канализация дә юк. Әмма дистә еллар буена хөкүмәттән бернинди нәтиҗәсез фатир көткән Кырым татарлары өчен баш өстендә нинди дә булса түбә булу да торак мәсьәләсен күпмедер дәрәҗәдә хәл итә кебек.

Шул ук вакытта Кырым татарлары күз алдында Судак, Алушта һәм Ялта тирәсендәге иң матур җирләр теләсә кемгә таратыла. Бу шәһәрләрнең хакимият башлыклары әлеге җирләргә Кырым татарларын кайтармас өчен аяк терәп каршы тора.

Кырым татарларының бөтен Кырым буенча, шул исәптән Алуштада да 1944 елда көчләп куып чыгарылган, йә булмаса шуннан сөргенгә алып киткәннәрнең йортлары хәзер дә тора. Аларда бүген дә шул заманнарда Россия төбәкләреннән Кырымга күчеп килгәннәрнең токымнары яши.

Алуштага әлегә нибары 3 мең чамасы гына Кырым татары кайта алды. Кайтканнарына да, күрүебезчә, бик үк җиңелдән түгел. Аларның күбесе еллар буена палаткаларда яши, ә менә 17 фатирны басып кергән кырымтатар гаиләләре ул фатирларны, ничек кенә булса да, бушатмаска тырышачак.