^Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә “Татарстан – Яңа гасыр”ны карыйлар

^Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә “Татарстан – Яңа гасыр”ны карыйлар

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәре татарлары кабельле телевидение аша Казаннан “Татарстан – яңа гасыр” телетапшыруларын карый башлады, дип хәбәр итте “Челябинский рабочий” газетасы. Бу эш “Уральская кузница” заводының генераль директоры, милләттәшебез Равил Закиров һәм аның ярдәмчесе Булат Исмәгыйлев тырышлыгы белән тормышка ашкан.

“Кабельле тапшырулар инде бездә 15 еллап барса да, Казаннан “Яңа гасыр” тапшыруларын карау мөмкинлеге турында без II Өлкә татар конгрессында гына ишеттек. Аннан кайткач та, татарлар үзара киңәшеп җәмгыять активисткасы Лилия ханым Аютова аркылы шәһәр башлыгы А.Штыкка мөрәҗәгать иттек. Ә ул, үз чиратында, безнең теләгебезне хуплап, гаризабызны “Уральская кузница” заводының генераль директоры Равил Закировка тапшырган иде. Ул менә безгә, Чибәркүл халкына, зур бүләк ясады. Барлык халык исеменнән мең рәхмәт аңа”, - дип яза Чибәркүлдән Нурислам Айбулатов.