Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең яңа беренче урынбасары билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең яңа беренче урынбасары билгеләнде

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Илсур Һадиуллин башка эшкә күчерелү сәбәпле, аның урынына яңа урынбасар итеп Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин билгеләнде.

Филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яңа кеше түгел. Ул инде биредә 2002-2004нче елларда Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире һәм Татарстан республикасы иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире вазифаларын үтәгән. Хәзерге көнгә кадәр ул ТР Министрлар кабинеты аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге референты булып эшләде.