news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор март ахырына кадәр коронавирус чикләүләрен бетерергә җыенмый

Республика ведомствосында грипп һәм ОРВИ эпидемия сезоны тәмамлануын көтәргә булганнар.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне эпидемия сезоны тәмамланганчы юкка чыгармаячак.

Бу якынча март ахырына кадәр булачак, диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Битлек режимы һәм хәзерге вакытта булган чикләүләр грипп һәм ОРВИ эпидемия сезоны ахырына кадәр сакланачак. Ул кайбер факторларга бәйле. Кайбер елларда без авыруларның артуын февраль ахырында да, март башында да күзәттек. Шуңа күрә вазгыятьне март ахырына кадәр күзәтәбез. Шуннан соң чикләүләрне бетерү турында уйларбыз», - дип искәртте Авдонина.

Ул хәзер инде күп кенә чикләүләрнең бетерелгәнлеген,бары тик социаль дистанцияне, битлек режимын һәм кайбер биналарның төннәрен эшләвен тыю таләпләрен генә үтәргә кирәклеген әйтте.

Авырулар темпының тизрәк кимүенә коронавирустан вакцинация ясау ярдәм итәчәк. Халыкның 60 процентында коронавируска каршы антитәнчекләр булганда гына инфекция белән идарә итү мөмкин дип санарга була, дип искәртте Авдонина.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда соңгы тәүлек эчендә  Covid-19 инфекциясенең 85очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100