Татарстан банкы бүлеге Уфада төпләнде

Татарстан банкы бүлеге Уфада төпләнде

(Уфа, 3 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Татарстанның «АКИБанк» дип исемләнгән банкы 3 февраль көнне Уфада үзенең Башкортстандагы беренче бүлеген ачты. Шушы уңайдан рәсми тантаналарда банк вәкилләре белән Башкортстанның кайбер җитәкчеләре дә катнашты.

Төп җитәкчелеге Яр Чаллы шәһәрендә булган «АКИБанк» Татарстанда һәм башка төбәкләрдәге финанс базарында үзенең тотрыклы урынын булдырган банк. Башкортстанда үз эшчәнлеген ул шулай ук җитди ниятләр белән башлый. Банк идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов сүзләренчә, «АКИБанк»ның Уфадагы бүлеге Башкортстанның эре ширкәтләре һәм дәүләт оешмалары белән озак вакытка исәпләнгән үзара файдалы хезмәттәшлеккә исәп тота. «Агымдагы 2005 елда безнең банк Башкортстандагы клиентларына кимендә 700 миллион сумга кредитлар бирергә җыена», – дип белдерде И. Галәветдинов.

Уфадагы яңа бүлек «АКИБанк»ның моңарчы киң таралган барлык хезмәтләрен дә үзенең Башкортстан клиентларына иркен тәкъдим итәргә ниятли. Пластик карталар белән эшләүне дә тиз арада җайга салу күзаллана. Гомумән, Татарстан банкының бүлеген Уфада ачу ике тугандаш республика арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә, үзара финанс мәсьәләләрне тизрәк хәл итүгә этәргеч бирәчәк дип көтелә.