Клавдия Новикова Татарстанның иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашу үткәрде

Клавдия Новикова Татарстанның иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашу үткәрде

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Альбина Фәхрисламова). Бүген ТР Социаль яклау министрлыгында узган «түгәрәк өстәл»дә ташламаларны акчага алмаштыру турындагы законны гамәлләштерүгә бәйле мәсьәләләр каралды. ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова һәм реформада катнашучы башка министрлык һәм ведомстволар вәкилләре белән очрашуга республиканың 18 иҗтимагый оешмасы, шул исәптән, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы, Татарстанның «Чернобыль» берлеге, Республика ветераннары оешмалары советы җитәкчеләре чакырылган иде.

Клавдия Новикова сүзләренә караганда, очрашуның максаты реформаның турындан-туры катнашучыларына хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарларны аңлату, аларны соңгы норматив документлар белән таныштыру, ташламаларны акчага алмаштыру белән бәйле аеруча актуаль проблемаларны тикшерү иде. Нәкъ менә иҗтимагый оешма җитәкчеләренә көн саен дистәләгән инвалидлар, ветеран һәм пенсионерлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Очрашу барышында каралган төп мәсьәләләр тарнспорт хезмәтенә, дарулар белән тәэмин итүгә һәм торак-коммуналь хуҗалык реформасына кагылды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының шәһәр яны һәм шәһәрара пассажирлар йөртү бүлеге башлыгы урынбасары Иван Гнилорыбов ташламалы йөрү билетларын сатуга бәйле соңгы мәгълүматны җиткерде. Аерым алганда, ул бердәм социаль йөрү билетларын почта бүлекләрендә, «Саклык банкы» һәм «Ак Барс» банкы бүлекләрендә операторлардан гамәлдә булган айның 10нчы числосына кадәр алып булуын хәбәр итте. Унысыннан соң киләсе ай өчен билетлар килә башлаячак.