Чаллы язучыларының юбилее

Чаллы язучыларының юбилее

(Чаллы, 3 февраль, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Бүген республиканың Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы уңайдан автошәһәргә республиканың Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, Дәүләт Советы депутатлары Роберт Миңнуллин, Рәзил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, "Казан утлары" һәм "Идел" журналлары, "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга" газеталары һ.б. редакторлары килде. Бүген казанлылар делегациясе Чаллының берничә югары уку йортында булачак. 16.00 сәгатькә шәһәрнең хакимият башлыгы Илдар Халиков белән очрашу планлаштырылган . Ә 17.00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында юбилей кичәсе башлана.

Чаллының язучылар оешмасы чыганакларында КамАЗ һәм Камадагы шәһәрнең яшь төзүчеләренең әдәби иҗатлары бар. Зур төзелештә катнашучыларның күбесе шигырь һәм хикәяләр дә язган. Алар өчен "Ләйсән" һәм "Орфей" кебек популяр әдәби берләшмәләре үзенчәлекле мәктәп булган . Алар нигезендә автошәһәрдә язучылар оешмасы бүлеге пәйда булган. 1980 елның 8 гыйнварында аның беренче утырышы узган. Төрле елларда аны Эдуард Касыймов, Ризван Хәмит, Газиз Кашапов, Ямаш Игеней, Рахмай Хисматуллин җитәкләгән. Соңгы 8 елда бу бүлекне Чаллының танылган язучысы Вахит Имамов җитәкли. Хәзер бүлек республиканың Язучылар берлегенең 27 әгъзасын берләштерә. Алар арасында чаллылар гына түгел, ә Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә һәм Актаныш шагыйрьләре һәм язучылары бар.