Казанда легендар татар разведчигы истәлеген мәңгеләштерәләр

1913-1921 елларда Казанда яшәгән Исхак Әхмәров Бөек Ватан сугышы чорында АКШта яшерен резидентура җитәкләгән.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Россия иминлеге өчен көрәшкән Совет разведчигы Исхак Әхмәровның исемен Казанда да мәңгеләштерергә карар кылынды. Исхак Әхмәров эшләгән йортта (Жуковский урамы 4) мемориаль такта беркетеләчәк. ТР Министрлар Кабинетының әлеге карары 2017 елның 14 декабрендә чыккан иде.

Узган елның декабрь ахырында “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында урнашкан Казанның меңъеллыгы музеенда “Безнең ватандашлар – яшерен фронт каһарманнары” дип аталган үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Ул легендар совет разведчигы, Казан шәһәренең Эшче-крестьян һәм кызылармеец депутатлар советы әгъзасы, полковник Исхак Әхмәровка һәм аның көрәштәшләренә багышланган.

Белешмә өчен: Исхак Әхмәров 1901 елда Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә ярлы гаиләдә туган. Әтисе Исхакка берничә ай булганда үлә, аннан соң әнисе күкрәк баласы белән Казан өязенә туганнарына кайтып китә. Ятим малай тормыш авырлыкларын сабый чактан ук татып үсә, бик яшьли эшли башлый. Белемгә омтылган Исхакка Совет хөкүмәте укырга мөмкинлек бирә. Тарихи документлар буенча 1913-1921 елларда ул Казанда яшәгән. Аннан югары белем алырга Мәскәүгә күчеп киткән. Университетта төле телләр өйрәнә. Укуын тәмамлагач, Истанбулда генераль консул булып эшли. Стажердан генераль консул дәрәҗәсенә ирешү өчен гадәттә 20-30 ел кирәк булса, Әхмәров бу юлны 3 елда узган! Тарихчы галимнәр раславынча, аның разведка эшчәнлеге Төркиядә башланган. Исхак Әхмәровның иң зур батырлыгы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

1935–1945 елларда ул АКШта разведчик эшчәнлеген җәелдергән. СВРның рәсми мәгълүматлары буенча, 1943-1945 елларда Исхак Әхмәров резидентурасы безнекеләргә бик кирәкле материаллардан гыйбарәт 2500 тасма (пленка) озата. Бу  – машинкада басылган 75 мең биткә тәңгәл гаять әһәмиятле мәгълүмат була! Яшерен шартларда башкарылган әлеге хезмәтләре өчен И.А.Әхмәров һәм аның җәмәгате дәүләт бүләкләренә лаек була: Исхак әфәндегә – "Мактау Билгесе" һәм Кызыл Байрак ордены, ә Хелен ("Таня"га) – Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла. Сугыштан соң  "Манхэттен проекты" буенча эшләгәне өчен Исхак Абдулла улына икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены бирелә.

1945 елга кадәр Әхмәров АКШта яшерен резидентураны җитәкләгән. Ул үз агентлары, шул исәптән хатыны белән СССР өчен иң мөһим материаллар туплый. “Манхэттен проекты” буенча атом коралы әзерләү турындагы мәгълүматны кулга төшерәләр. Исхак Әхмәровны күпләр данлыклы “Кар” операциясенең башлап җибәрүчесе буларак та хөрмәт итә. Бу проект совет разведкасының тарихында иң әйбәт операцияләрнең берсе, аның максаты – Япония белән сугышны булдырмый калу.

2015 елда Чиләбедә татар разведчигы Исхак Әхмәровка һәйкәл куелган. Әле күптән түгел генә "Звезда" телеканалында разведчик Исхак Әхмәров турында документаль фильм күрсәтелде. Фильмда Әхмәровның тормышы, Россия өчен кылган батырлыклары, гаиләсе турында тулы мәгълүмат бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Исхак Әхмәров шәхесе хакындагы фикерләрен җиткерде; үзенчәлекле, курку белмәс, белемле, акыллы, үҗәт һәм төгәл кеше буларак бәяләп узды. Россия өчен генә түгел, ә дөнья масштабында күренекле, үз эшенең остасы булуына басым ясады.

“Исхак Ахмеров. Мистер “Резидент” картинасында татар егете турында Россия Тышкы разведка хезмәте матбугат бюросының китап язачагы да хәбәр ителде. Фильмда Әхмәровның кызы әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклаша.

Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән Исхак Әхмәров Мәскәүдә 1976 елда вафат булган. Аз сүзле чекист гомер буе һөнәренә тугры булган. Тормыш сынаулары алдында югалып калмаган татар егете каршында Берия дә көчсез булган, ди тарихчы галимнәр.