Татарстанның көнчыгыш районнарында 27 градуска кадәр салкын була

Юлларда бозлавык саклана

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР синоптиклары фаразлаганча, республика территориясендә алмашынучан болытлы һава булуы көтелә, урыны белән бераз кар ява.
4 нче гыйнварда төнлә 16-21, көнчыгыш районнарда 22-27, көньяк-көнбатышта 10-15 градуска кадәр, көндез 10-15, көнчыгышта 20 градуска кадәр салкын була.
Юлларда бозлавык саклана.