Полиция Кыш бабае Казанда яшәүче күп балалы гаиләнең фатирында уңайлыклар булдырган, чын бәйрәм бүләк иткән

Россия ЭЭМНЫҢ Казан буенча идарәсенә караган 5 нче номерлы “Мәскәү” ПБ хезмәткәрләре Кузьминнар гаиләсенең торагында ремонт ясаган

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсенә караган 5 нче номерлы “Мәскәү” ПБ хезмәткәрләре “Полиция Кыш бабае” акциясе кысаларында Кузьминнар гаиләсенең торагында ремонт ясаган. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнә, гаилә башлыгы - инвалид.
Балалар 12 кв.метр мәйданда яши. Ремонт эшләре вакытында гаиләне вакытлыча фатирга күчергәннәр.
Полиция хезмәткәрләре 5 көндә фатирга капиталь ремонт ясаганнар, бөтен йорт җиһазларын һәм техниканы алыштырганнар, ә өлкән уллары Никитага компьютер бүләк иткәннәр.
Ремонт эшләре төгәлләнгәч, полиция Кыш бабае һәм Кар кызы балаларны ремонт ясалган торакка чакырдылар, анда аларны бизәлгән чыршы һәм баллы бүләкләр белән каршы алдылар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.