ТР буенча ЭЭМ кешеләр күпләп җыелган ураннардагы вазгыять хакында шәрехләмә бирә

Министрлыкның 3 меңнән артык хезмәткәре куркынычсызлык тәэмин итүдә катнашкан

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). РТ буенча Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, узган елның 31 декабреннан башлап быел 1 гыйнвар тәмамланганчыга кадәр республика шәһәр һәм районнарында 116 “Чыршы шәһәрчеге” оештырылып, аларда чама белән 100 меңләп кеше бәйрәм иткән.

Министрлыкның 3 меңнән артык хезмәткәре, Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең 300дән күбрәк санда хәрби мундирлысы җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибе сагында торган. Республика эчке эшләр территориаль подразделениесенең һәрберсендә алдан ук оператив резерв булдырылган. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, халык күпләп җыелган ял итү урыннарында хокук бозуларга һәм җәмәгать куркынычсызлыгына кул сузу кебек гамәлләргә юл куелмады, диелә министрлык хәбәрендә.