Мәскәү самолеты Казанга соңарып килә

Бу “Домодедово” аэропортында һава суднолары хәрәкәте графигы бозылуга бәйле

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Мәскәүдән Казанга килә торган самолет, “Домодедово” аэропортында һава суднолары хәрәкәте графигы бозылуга бәйле , соңарып киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ диспетчерлык хезмәте хәбәр итте.

Бүген 9.15 сәгатьтә Мәскәүдән һава юлына чыгачак очкыч сәфәре 10.10 сәгатькә күчерелгән.