Казан клиникаларында 2 көндә 36 сабый туган

Тагын 8 бала Республика клиник хастаханәсендә дөньяга килгән

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). 2011 елның беренче 2 көнендә Казан клиникаларында 36 сабый (23 малай һәм 3 кыз бала) дөньяга беренче тапкыр аваз салган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бәбиләрне медуниверситет клиникасында, 4, 7, 9 һәм 16 нчы шәһәр хастаханәләрендә кабул итеп алганнар, тагын 8 сабый (5 малай һәм 3 кыз бала) Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә туган. Шул рәвешле, Казанда туган балалар, былтыргы белән чагыштырганда, 20-30 процентка күбрәк булып чыга. Ә 2011 елның беренче баласы - 4 кг 210 гр авырлыгындагы малай 0 сәгать 20 минутта медуниверситет клиникасында дөньяга килгән.