Казан – Чаллы автомобиль юлы ачык

Шулай да, Чаллыдан автобуслар соңарып киләчәк

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Кичә кичен, һава шартлары начараю сәбәпле, автотранспорт өчен чикләүләр кертелгән Казан – Чаллы автомобиль юлы бүген иртән ачылды. Шулай да, Чаллыдан Казанга автобуслар соңарып киләчәк. Моңа да карамастан, Чиләбедән килеп, Чаллы аша уза торган автобус әлегә тоткарлана: иртәнге 7 урынына ул “Столичный” автовокзалына сәгать 11дә генә килеп җитәр дип көтелә. Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Столичный” автовокзалы директоры Андрей Хоткин хәбәр итте.

Һава шартларына бәйле рәвештә, “Южный” автовокзалына Минзәләдән автобус килмәде, ул да соңарып килер дип көтелә, дип белдерделәр диспетчерлык хезмәтенекеләр. Моның сәбәпчесе вакытында кардан арындырылмаган юллар булырга мөмкин дип фаразлана.