Казан зоопаркында Яңа елны каршы алдылар

Бүген Казан зоопаркында Яңа ел тамашасы узды
(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген Казан зоопаркында Яңа ел тамашасы узды. Анда Яңа ел символы булган кечкенә күсе, шулай ук Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашты.
Яңа ел әкиятләре геройлары бәйрәмгә килгән кунакларга спектакль күрсәтте һәм Яңа елның симолы – күсе турында сөйләде, аны юмалап үзеңә карату өчен ниләр эшләргә икәнлеген аңлатты.
Бәйрәмгә килгән балалар һәм аларның әти-әниләре зоопарк хезмәткәрләрен игътибар белән тыңлады һәм конкурсларда актив катнашты. Бүген бер генә кунак та бәйрәмнән бүләксез китмәде. Юмарт Кыш бабай һәммәсен дә шоколад һәм җиләк-җимеш белән сыйлады. Балалар артистлар белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, күңелле яңа ел җырлары башкарды, туйганчы биеде.