news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Балыкчыларга бозга чыгарга әлегә иртә

Ведомствода кайчан балык тота башларга мөмкин булачагы һәм салкын суга чумудан үзеңне ничек саклап калу ысуллары турында сөйләделәр.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның су объектларында боз калынлыгы куркынычсыз билгегә — 10 см га әлегә җитмәгән, шуңа күрә коткаручылар халыктан аның өслегенә чыкмауларын сорый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.

Боз формалашуга һава температурасы гына түгел, явым-төшем күләме дә, аларның характеры, елга агымы, җил тизлеге дә йогынты ясый. Ноябрьдә термометр баганалары -10 градустан түбән төшкән ике кыска гына чор булды, әмма бу гына җитми — әле бозга керергә ярамый.

«Су объектларында боз калынлыгын формалаштыру процессын туктатып торган күпсанлы явым-төшемнәр булды, ә иң мөһиме — өстән яуган явым-төшемнәр тәэсирендә һәм астан аккан су тизлеге барлыкка килгән юка боз катламының җимерелүенә китерде. Күп санлы юка бозлы урыннар барлыкка килде.

Боз барлыкка килгән елгалар үзәне дә көчле җил тәэсирендә ачылды. Шулай итеп, бүгенге көндә республиканың су объектларында боз формалашу процессы акрынайды, хәтта туктап калды, — дип аңлатты ул. — Сулыклардагы юка боз катламы куркынычсызлык таләпләренә туры килми, бозга керергә ярамый».

Татарстанда бу сезонда боз астына төшүнең ике очрагы теркәлгән. 21 ноябрь көнне Лаеш районындагы Мишә елгасында ике балыкчыны коткарганнар, 27 ноябрьдә Чистай районында бер ир-ат һәлак булган.

Татарстан сулыкларында боз калынлыгы турындагы мәгълүмат атна саен җомга көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100