news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Политолог Григорий Казанков Олег Кашинның сүзләренә игътибар итмәскә өнди

Журналист Олег Кашин татарларга карата катгый чаралар күрергә чакырган видеоролик чыгарды.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәяси консультант Григорий Казанков журналист Олег Кашинның «татарларны манчыгыз» дигән сүзенә карата фикерен әйтте. Ул рус кешесеме, татармы — татарча белсә, бу бик яхшы, дип саный.

«Беренчедән, бу Кашинның шәхси фикере генә. Ни өчен ул Кириенконы нигәдер өнди алганын аңламыйм, ул шулай ук Путинны, БМОны да Татарстанга каршы катгый чаралар күрүен сорый алыр иде. Хәер, бу фикерләргә артык игътибар гына бирәсе түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

«Минемчә бу тема уйлап, үлчәп кенә, ипле фикер алышуны сорый. Без Россия Федерациясе дигән илдә яшибез. Ике сүзе дә мөһим — Россия һәм федерация. Моның турында онытырга кирәкми. Һәр федерация субъектының хокуклары киң, шул исәптән белем бирү стандартын билгеләү вәкаләтләре бар», — диде Казанков.

Шул ук вакытта ул милли республика дигән сүзне бик үк өнәмәгәнен әйтте. «Милли республика дигән сүзне яратып бетермим. Барлык субъектлар бертөрле, ләкин аларның төрле мәдәни коды, төрле традицияләре, үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә алар үзләре билгеләргә тиеш, әлбәттә, база белем бирү стандартлары бар, алар федераль булырга тиеш, ә ничек, нәрсәгә өйрәтү — ул инде икенче мәсьәлә», — дип белдерде.

«Кеше күпме күбрәк тел белсә, күпме күбрәк мәдәниятләрне сеңдерсә, үсеше өчен мөмкинлекләр шулкадәр күбрәк. Аның тормышта уңышлы булуга да шанслары шулкадәр зуррак. Татарстан халкы кинәт рус телен белмәс дәрәҗәгә җитәр дип уйламыйм. Русмы, татармы ул — татарча белсә, бу яхшы», — диде Григорий Казанков.

Ул «туган телне кешеләргә үзләренә сайларга мөмкинлек бирергә, кысылмаска һәм сәясиләштермәскә кирәк», дигән фикерен әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100