news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куртов «татарларны манчырга» өндәгән Кашин сүзләренә игътибар итмәскә киңәш итә

«Ул федератив дәүләт корылышы нәрсә икәнен аңламый», — диде сәясәт белгече журналист турында.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов журналист Олег Кашинның «татарларны манчырга» өндәгән сүзләренә игътибар итмәскә киңәш итә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Мин журналист Кашинга бөтенләй игътибар итмәс идем. Россиядә яшәмәгән, чынбарлыктан өзелгән журналист үзен кем дип уйлый соң ул? Ул миңа кызык та түгел», — диде Куртов. 

«Ул федератив дәүләт корылышы нәрсә икәнен дә аңламый, һәр федератив территория күп нәрсәгә хокуклы, шул исәптән үз телендә укытуга. Россия Федерациясе Конституциясен һәм политология дәреслегендә федератив дәүләт корылышы бүлеген укысын!» — диде Алексей Куртов. 

Аның фикеренчә, кеше үзенә дәүләттә социаль күзлектән яшәргә мөмкинлек биргән телне белергә тиеш. «Рус, кытай теле - дәүләт теле икән, ул телне белергә тиеш. Ә көнкүрештә ата-аналары, дуслары сөйләшкән теләсә нинди телне сайлый ала. Бу аның тамырлары», — дип белдерде.

Куртов кешенең күп телләрне белү файдасын искәртте. «Берничә тел белсә, бигрәк тә яхшы. Күпме күбрәк тел белсә, шулкадәр киңрәк күзаллаулы, җитезрәк фикер йөртүчән була», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100