Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы бер кафе кунакларны QR-кодсыз кертүен игълан иткән
«Барыгызны да ашатырбыз, чөнки сез кодлаштырылган аппарат түгел, ә кеше», дип язылган кафеның Инстаграм хәбәрдә
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казандагы Madame Pavlova кафесы үзенең Инстаграм аккаунтында кунакларны QR-кодсыз кертергә җыенуы турында хәбәр итә.
«Барыгызны да ашатырбыз, чөнки сез кодлаштырылган аппарат түгел, ә кеше», дип язылган Инстаграм хәбәрдә.
Шулай ук әлеге кафеның Инстаграм аккаунтында хәбәр ителгәнчә, кафедагы һәр өстәлдә кунаклар «үз хокукларын өйрәнә» алсын өчен Россия Конституциясе куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз