news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Фарисов: Мәскәүдә 147 мең генә татар яши дип әйтү безне канәгатьләндерми

«Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков белән татар генерал-полковнигы Рәсим Акчурин Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә миллионнан артык татар яши дип таныган иде», — диде ул.

Фәрит Фарисов: Мәскәүдә 147 мең генә татар яши дип әйтү безне канәгатьләндерми
Рамил Гали

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов узган җанисәптә Мәскәүдәге татарларның нибары 147 мең генә булуына ризасызлыгын белдерде.

«Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков Мәскәүдә 700 меңнән артык татар яши, дигән иде. Татар генерал-полковнигы Рәсим Акчурин белән Лужков Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә миллионнан артык татар яши дип таныды. Шуннан чыгып, хәзер башкалада миллионга якын татар яши дип әйтә алабыз: кемдер монда рәсми рәвештә теркәлгән, ә кемдер юк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, рәсми мәгълүматларда Мәскәүдә 147 мең татар яши дип язылган. «Безне бу сан канәгатьләндермәде, чөнки ул чынбарлыкка бөтенләй туры килми. Бу мәсьәләне Васил Шәйхразиев җитәкләгәнче үк Бөтендөнья татар конгрессы съездында да күтәрделәр, тик ул вакытта моңа берәү дә игътибар итмәде», — диде ул.

«Ул вакытта саннарның түбән булуына бездән кала да риза булмаучылар бар иде. Мәскәүдә без үз милләтебез вәкилләренең төгәл саны өчен белоруслар белән бергә көрәштек. Белорусларның саны да 2010 елдагы җанисәптә дөреслеккә туры килми дип әйттеләр», — ди Фәрит Фарисов.

Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе быел халык санын алу дөрес узды дип саный. «Һәркем Госуслуги аша җанисәптә катнаша алды. Бу темага социаль челтәрләрдә роликлар, яңалыклар турында сөйләп тордылар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100