news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Даян Мурзинга һәйкәл ачылды

Һәйкәл Кушнаренко авылында Даян Мурзин тууына 100 ел тулу уңаеннан ачылды.

Башкортстанда Даян Мурзинга һәйкәл ачылды
https://tatar-congress.org

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Кушнаренко авылында Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан, партизан отрядларын оештырган легендар шәхес Даян Мурзинга һәйкәл ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тантанада катнашты. Данис Шакиров чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән саләмләде һәм котлау хатын җиткерде, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.

«Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы „кара генерал“, милләттәшебез Даян Баян улы безнең горурлыгыбыз һәм олуг батырлык үрнәге. Даян Мурзин интернациональ батыр дисәк тә ялгыш булмас, чөнки аның тормыш һәм фронт биографиясе турында чит илләрдә дә бик яхшы беләләр. Быел Даян Баян улы тууына 100 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылу аеруча да мөһим вакыйга. Туган илебез иминлеге өчен көрәшкән батырларның исемнәрен мәңгеләштерү эшендә алга таба да кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булсын», — диелгән хатта.

Чарада шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе урынбасары Рөстәм Әхмадинуров катнашты.

Даян Мурзин Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылында мәктәптә укыта башлый.

Икенче бөтендөнья сугышы башлануга, 17 яше генә тулган егет, үз теләге белән фронтка китә. Курку белмәс татар егете, сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек, партизан отрядларына җитәкчелек итә. Даян Мурзин сугыштан соң Чехословакиянең Милли батыры исеменә лаек булган иде.

Атаклы шәхес Чехиянең «Зур хезмәтләре өчен» тәре-ордены белән бүләкләнә. Даян Мурзин хакында китаплар язылды, фильмнар төшерелде, пьесалар сәхнәләштерелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100