Татарстан «Эчке су транспорты» яңа илкүләм проектында катнашырга планлаштыра

Илкүләм проект судно төзелеше, яр буе инфраструктурасы, фарватерны карап тоту эшен үстерүне тәэмин итәргә тиеш.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан «Эчке су транспорты» яңа илкүләм проектында катнашырга планлаштыра. Аны гамәлгә ашыру су транспортында пассажирлар, шулай ук туристлар агымын арттыру мөмкинлеге бирер дип көтелә. Бу турыда матбугат конференциясендә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча яңа илкүләм проектны эшли башлаганнар. «Яңа проектны киләсе елның апрелендә кабул итәргә планлаштыралар. Без дә бу эшкә җәлеп ителгән. Бу проект судно төзелеше кебек мөһим өлкәгә кагылачак. Бездә пассажир суднолары төзелә. „Метеор“ проекты гамәлгә куюга әзер», — дип сөйләде ул.

Министр сүзләренчә, моннан тыш, проект яр буе инфраструктурасын (причал, пристань, дебаркадер) үстерүне, фарватерларны карап тотуны эшен тәэмин итәргә тиеш.

«Судно хуҗалары хәрәкәт итү куркыныч булуын күрә. Фарватер һәрвакыт булырга тиеш, шул вакытта судно йөреше торгызылачак. Күп кенә елгаларда тирәнлек ике метр тәшкил итә, ә аның 4 метр булуы кирәк. Шул сәбәпле, баржа һәм паромнар төпкә утырмас өчен яртылаш кына төялә», — диде Фәрит Хәнифов.

«Су транспорты йөк ташу өчен экономияле һәм экологик яктан отышлы. Су буенча йөк ташу 2-3 тапкыр арзанга чыга. Елгачыларның төп шигаре — ерак һәм күп», — диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.