news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең беренче төбәге 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

Элегрәк хөкүмәт елның соңгы көнен эш көне булачак дигән карар кабул иткән иде, шул ук вакытта субъектлар һәм предприятиеләр дәрәҗәсендә моны үзгәртергә мөмкин, дип искәртте.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Белгород өлкәсе хакимияте Россиядә беренчеләрдән булып 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте. Тиешле боерыкны губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Гладков имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк хөкүмәт елның соңгы көнен эш көне булачак дигән карар кабул иткән иде, шул ук вакытта субъектлар һәм предприятиеләр дәрәҗәсендә моны үзгәртергә мөмкин, дип искәртте. Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев төбәк башлыкларыннан 31 декабрьне ял көне дип игълан итүне сорады.

«Башкарма хакимият органнары, дәүләт хакимияте органнары, өлкә дәүләт учреждениеләре һәм предприятие җитәкчеләренә эшне 2020 елның 26 декабрендәге ял көнендә оештырырга кирәк. <...> Бүлекчә хезмәткәрләренә <...> башка ял көне - 2020 елның 31 декабрен тәкъдим итәргә», - дип боерды Гладков.

Ул шулай ук җирле үзидарә органнарына һәм хуҗалык субъектларына «шундый ук карарлар кабул итү мәсьәләсен карарга» тәкъдим итте.

2021 елда 31 декабре бәйрәм көннәрен күчерү аркасында ял көне дип игълан ителгән инде, әмма традицион ун көнлек Яңа ел каникулларын кыскарту турында сүз бармый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100