news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки кызы Гөлназ Сәгыйрова «Абилимпикс» милли чемпионатында алтын медаль яулады

Хәзер Гөлназ «Абилимпикс»ның Россия җыелма командасы составында.

(Әлки, 2 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). 29 ноябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионаты төгәлләнде. Бу хакта район газетасы яза.

Татарстан командасы анда, 56 медаль яулап, Мәскәүдән соң икенче урынга чыкты. Әлки районының Татар Борнае кызы Гөлназ Сәгыйрова, «Флористика» компетенциясендә беренче урын алып, Россия чемпионы булды.

Хәзер Гөлназ «Абилимпикс»ның Россия җыелма командасы составында.

Флористика мин моңа кадәр шөгыльләнгән «Мода технологиясе» һәм «Визаж» һөнәрләре белән аваздаш. Алар барысы да матурлык тудыруга, кешедә зәвык тәрбияләүгә, аның тормышын ямьлерәк, гүзәлрәк итүгә юнәлдерелгән, — диде Гөлназ Сәгыйрова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100