Чирмешәндә «Әкият» балалар бакчасында яңа уен мәйданчыгы булачак

Барлыгы 3 миллион сумнарга төшәчәк әлеге объектны илкүләм проектлар кысаларында бушлай ясыйлар.
(Чирмешән, 2 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы үзәгенең көнчыгыш өлешендәге «Әкият» балалар бакчасы ишегалдында спорт мәйданчыгы урнаштыралар. Аның нигезен ясап, куркынычсыз, уңайлы резина плитә түшәгәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.ГТО нормаларын тапшыруга әзерләнү өчен булачак спорт мәйданчыгы өчен җиһазлар — әллә ничә төрле тренажер да кайтарылган. Барлыгы 3 миллион сумнарга төшәчәк әлеге объектны илкүләм проектлар кысаларында, «Демография» юнәлеше буенча бушлай ясыйлар. Ул күбрәк халыкны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, якташларыбызның сәламәтлеген ныгыту максатыннан эшләнә.