Киләсе елда Казанда СПИДтан үлүчеләрне Халыкара искә алу көнендә зур марафон узачак

Марафонда катнашучылар өчен 42 км озынлыктагы маршрут әзерләнә

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2016 нчы елның 15 маенда, СПИДтан үлүчеләрне Халыкара искә алу көнендә, "Казан марафоны-2016 - Үзеңне тикшер" чарасы узачак. Оештыручылар проектта 10 меңгә якын кеше катнашыр ди ниятли. Бу хакта кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

"Сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы технологияләр үзәге" күзәтчелек советы рәисе Андрей Злобин ВИЧ/СПИД проблемасының актуаль булуын ассызыклады. "Халыкны ВИЧка тестлаштыру узуга этәрү өчен яңа технологияләрне гамәлгә кертергә кирәк. ВИЧка даими тест үтү көндәлек практикага кертелергә тиеш. Безнең илдә әлегә ярты елга бер мәртәбә ВИЧка тест тапшыруга күнегелмәгән. Моны гадәти күренешкә кертергә кирәк", - дип белдерде Злобин. Аның әйтүенчә, РФ Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтүчелек хезмәте башлыгы Анна Попова марафонда катнашачагы турында белдергән. "Башка танылган шәхесләр белән сөйләшүләр алып барыла. Күпләр Казан марафоны илчесе булырга тели", - дип билгеләп узды Андрей Злобин.

"Яңа гасыр" коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева марафонда катнашучыларның 42 км озынлыктагы уникаль маршрут буенча йөгерәчәген белдерде. Аның сүзләренә караганда, марафонда дөньяның төрле илләреннән ВИЧ-инфекцияле кешеләр катнашачак. Россия һәм Татарстанның киң җәмәгатьчелеккә билгеле шәхесләре дә кушылачак.

“Казан марафоны-2016 - Үзеңне тикшер” чарасы оештыру комитеты директоры Вадим Янгиров фикеренчә, марафон тирә-яктагыларның ВИЧ-СПИД проблемасына игътибарын көчәйтүгә йогынты ясаячак. “Казан марафоны Россия чемпионаты кебек узачак, бирегә шулай ук танылган спортчылар да киләчәк. Бу үзенә күрә Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу кебек тә булачак”, - дип белдерде марафонны оештыручы.