Александр Кинёв: “Татарстанда Монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылган”

РФ Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары республикада әлеге хезмәтнең һәрвакыт лидерлар рәтендә булуын ассызыклады

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиянең монополиягә каршы хезмәте оешуына быел 25 ел тула. Моннан тыш, быел әлеге хезмәт эшчәнлеге белән бәйле 2 яңа закон кабул ителгән. Боларның берсе дәүләт заказы, икенчесе исә тарифларны контрольда тоту белән бәйле.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә РФ Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Александр Кинёв бәян итте.

Аның сүзләренчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан РФ Президенты Владимир Путин имзалаган “4 нче монополиягә каршы законнар пакеты” гамәлгә керәчәк. Ул эшмәкәрлеккә административ йогынтыны, кече һәм урта бизнеска монополиягә каршы хезмәт контролен киметүгә бәйле.

“Икътисадый кризис шартларында, минемчә, бу бик актуаль”, - диде Александр Кинёв.

Ул шулай ук Татарстанда Монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлеген дә бәяләп: “Татарстанда Монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылган. Ул һәрвакыт лидерлар рәтендә булды һәм һәрвакыт яңалыкка омтыла, кыен мәсьәләләрне күтәрергә курыкмый торган бүлек. Татарстанлылар хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә эшли”, - дип канәгатьлек белдерде РФ Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары.